Самолет Казанга кайтты, анда пассажирларның 111е калды, калганнары Уфага очты. Республикага кайткан 68 пассажирның унысы — балалар.Роспотребнадзорның республика идарәсе хәбәр итүенчә, юлны пассажирлар яхшы кичергән. Халыкара терминалга төшкән якташларыбыз шундук анкета тутырган һәм аларга карантин үтү турында карар тапшырылган. Республика җитәкчелеге, Роспотребнадзор тарафыннан барлык хәвефсезлек чаралары күрелгән, кайтучыларның барысы да коронавируска тест үткән. Пассажирлар ике атна карантинга обсерваторияга озатылган.