+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 апрель 2020, 13:26

Бузова үзизоляциядә акылдан язганмы? (видео)

Ул токмач ашында коенган, үзенең телевизорын ваткан, чәчен кисеп бәргән...

34 яшьлек Ольга Бузова соңгы атнада социаль челтәрләрдәге үз битендә бөтенләй сәер фото һәм видеолар терки.

Соңгысында ул токмач белән ванна керә. Алга таба шул токмачны тәмләп карый һәм “Тозы әз булган бит!”,– дип кычкыра. Бузованың подписчиклары йолдызны тәнкыйть утына тота: “Кешеләргә ашарга юк!..”, “Күпләр кыенлыклар кичергәндә ул азык-төлек белән уйный!..”, “Булса, мохтаҗларга ярдәм итегез!..”

Ольга үзенең кыйммәтле брендлы кием-салымын утка очыра һәм шулай ук видеога яздыра. Алдарак Бузова социаль челтәрләрдәге үз битендә телевизорын сугып ваткан видео терки. Аңа кадәр подъезд юып йөргән видеосы кешеләрне шаккатыра.

Шулай булгач, Бузова акылдан язган? Юктыр, дип ышанабыз. Бу гамәлләрне Ольга “Слабо” уены кысаларында башкара. Үзизоляциядә йолдызлар бер-берсенә төрле сынаулар үтәргә куша. Сынаулар видеога төшерелергә һәм социаль челтәрләргә эленергә тиеш.

Ольга Бузова “Слабо” сынавын җиңеп чыга. Әмма, шул ук вакытта, халыкны шаккатыра.


Фото / видео: cosmo.ru, vk.com, youtube.com сайтларыннан.
Читайте нас