+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 апрель 2020, 12:59

Ике кыз әбине талаган (видео)

Кибеттә ике кыз әбинең янчыгын чәлдергән...

Ростов өлкәсенең Таганрог шәһәрендә "Магнит" супермаркетында 2 яшь кыз пенсионерны талый һәм видеога эләгә.

Беренче тапкырдан ук бу эш килеп чыкмый. Әмма, соңрак икенче әбинең кесәсенә кереп, телефонын һәм янчыгын чәлдерәләр. Камера ярдәмендә ачыклап, полиция хезмәткәрләре каракларның берсен тота. Урланган әйберләр алына һәм тиздән алар зыян күрүчегә кайтарыла.

Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Кызларга 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.


Фото / видео: fishki.net сайтыннан.
Читайте нас