Әлеге шартларда йорт хайваннарына к-вирус аркасында тәүлек буе өйдә яткан хуҗаларының күңелен ачарга туры килә.
Интернет челтәрендә мода күрсәтүгә охшаган ролик барлыкка килде. Тик модель сыйфатында анда йомшак кара мәче чыгыш ясый.
Видеода мәче махсус "подиум" ролен үтәүче коридор буйлап матур киемнәрдә чылбырлар тагып һәм күзлекләр киеп алга-артка йөри. Ролик тиз арада популярлаша.