Эстрада артистлары эшсез озак яши алырмы?
Сабантуйлар да булмаса, шоу-бизнес халкы ничек яшәргә җыена? «Интертат» хәбәрчесе Гөлназ Хәбибуллина алардан шул хакта сорашкан.
"Мин бөтен эшне эшли беләм. Электрика, төзелеш, машиналар ремонтлыйм, дигән аңа Фирдүс Тямаев - Җырлап йөргәндә дә эштән туктап торганым булмады. Һөнәр алыштырырга туры килсә, эшсез калмыйм инде анысы. Ләкин кеше сугыш вакытында да җыр-моң белән яшәгән. Нинди генә авыр заманнар җитсә дә, кешене депрессиядән чыгару өчен артистлар кирәк булыр, дип уйлыйм.
Күп халык депрессиядә бит хәзер. Без хәлдән килгәнчә тырышабыз инде, онлайн концертлар куябыз, халык белән аралашабыз. Соңгы арада инстаграм битендә популярлык шундый нык артты. Элек караулар 10 меңгә дә тулмый иде. Хәзер 50-60 меңнән артып китә. Вконтакте челтәрен дә кушсаң, 80-100 меңгә тула. Постлар, концертлар белән кешенең күңелен бераз күтәрәсем килә.
Миңа тамашачыларымнан бик күп хатлар килә. «Эч пошкан вакытта сезне карыйбыз да бераз тынычланабыз», — диләр. Шулай булгач без, артистлар, әле тагын да кирәклерәк кешеләргә әйләнергә мөмкинбез. Карантин беткәч, билет бәяләре 100-200 сумга хәтле төшәргә мөмкин. Төшсен соң. Халыкның күңелен күтәрергә кирәк хәзер.
Хәтерегездәме кризис чоры? Ул чакта халык хәтта бурычка акча алып та концертларга килә иде. Дәрт аласы, дөньяга карашны үзгәртәсе килә, дип. Андый ук акчасызлык заманасына барып җитмәбез инде.
Мине бүген иң борчый торган мәсьәлә — ул иҗат төркемем. Коллективым 22 кешедән тора. Аларның күбесенең кредитлары, ипотекалары бар. Ярты елга кадәр ипотека кредитларын түләүне туктатып торабыз дип сөйләгәннәр иде. Нигәдер ул эшне ахырына кадәр җиткереп бетермәделәр, халыкка авыр. Төркемебездә гел миңа гына эшләүчеләр бар. Берничәсен эшкә урнаштырдым. Кайларга икәнен төгәл әйтмим. Алай иттем, болай иттем, үзебезнең секрет-мекретлар бар инде.
Төркемем яхшы яшәсен дип тырышам мин. Юкка гына аена 25әр концерт куймыйбыз. Алар өчен бөтен җаваплылык минем өстә хәзер. Мәсәлән, минем төркемдәге игезәк егетләр башка кешедә 25 меңгә эшлиләр иде. Мин аларга 50 мең сум түләргә вәгъдә биреп, Башкортстаннан монда чакырып китердем. Алар 20 меңгә фатир «снимать» итеп торалар. Мин аларны хәзер генә, шундый вакытта ташлап калдыра алмыйм бит. Димәк, мин хезмәт хакы түләргә тиеш. Әлегә резервларым бар минем. Карантин сентябрьгә кадәр дәвам итсә, бик авыр булачак, әлбәттә. Ул вакытта инде хәтта автобусымны сатарга туры килүе бар. Карантин иртәрәк бетсә, ансыз да ерып чыгармын, бәлки.
Бу көннәрдә Казанга килеп чыккан идем: кеше йөри. Оешмаларны да әкренләп эшкә чыгара башлаганнар. Халык бирешми, тырыша, эшли, гаиләсен кайгырта.
Мин үзем — позитив кеше. Безнең әтиләр елына ике тапкыр хезмәт хакы ала иде. Яңа елга һәм Сабантуйга. Аңа карап ач утырмадык, матур яшәдек. Әйбернең кадерен белер өчен җибәрелгәндер бу безгә.
Үзем тик ятмыйм. Мунчаның верандасын тышлап куйдым. Минем көнем үтә дә китә. Кайгырып утырганым юк.
Иң мөһиме: илләребез тыныч булсын, сугыш булмасын. 1990 еллардагы кебек бандитлык күтәрелмәсен".