Рамзан Кадыйров халыкка үрнәк күрсәткән.
Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровка чәчтарашханәләрне ачуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Җитәкче бу сорауга җавап итеп, үзенең чәчен кырып алган...
- Салоннар, чәчтарашханәләр эшләми, шуңа күрә, борынгы бабаларыбыз кебек, чәчемне кырып алдым. Бу бик файдалы. Безнең пәйгамбәр дә чәчен кырып алдырган булган. Сезгә дә шулай итәргә киңәш итәм, - ди Кадыйров.
Март ахырында Чечняда коронавирус пандемиясе аркасында рестораннар, матурлык салоннары һәм күңел ачу биналарын яптылар. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада коронавирус йоктыруның 303 очрагы билгеле. Бу чирдән биш кеше вафат булган.