Актриса авыруыннан савыгып беткән микән?
Актриса Анастасия Заворотнюкны дәваханәдән чыгарганнар. Бу хакта «Комсомольская правда» басмасы хәбәр итә.
"Настяны дәваханәдән чыгардылар", - дип белдергән «Комсомольская правда»га актрисаның ире Петр Чернышевның якын дусты.
Аның сүзләренә караганда, Чернышев аңа бу хакта үзе сөйләгән. Аның хатыны үзен яхшы хис итә икән, әмма тулысынча терелүе турында сүз бармый: рецидив куркынычы бар. Әлегә ул дәвалануын өйдә дәвам итә.
Үз чиратында, биредәге дәваханәдә эшләүче бер табиб белдерүенчә, актрисаның яман шеш формасы үлемгә китерүче түгел, киләчәктә ул тулы тормышка әйләнеп кайта ала.
Ниһаять, күпләрнең яраткан актрисасы савыгып килә. Күп җанатарлар аны янә яңа сериал-киноларда төшәр, дип көтәләр. Бу хакта алар Интернет челтәрендә язган. Әмма актрисаның телевизор экраннарына чыгуы якын арада көтелми.
Фото: "Комсомольская правда" сайтыннан