+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 апрель 2020, 05:43

БДУга - 9нчы сыйныфтан соң?

Башкорт дәүләт университетының Нефтекама филиалы документлар кабул итәргә әзер.

Әлегә БДИ тапшыру, укырга керү буенча күпләр өчен сораулар ачык калса да, чыгарылыш сыйныфлары өчен кызу мәл менә-менә башланырга тора.

Ишекләр бикле булса да, БашДУ филиалы читтән торып эшли. 1 апрельдән читтән торып уку өчен документлар кабул ителә башлады. Аларны электрон почтага җибәрергә кирәк.

Ә 20 июньнән БДУ беренче тапкыр 9нчы сыйныф укучыларын кабул итә башлый. Укучыларны 9нчы сыйныфтан соң аттестаттагы уртача балл буенча кабул итәләр, өстәмә имтиханнар тапшырасы юк. Укулар түләүле.

Шушы һәм башка мәгълүматны БДУ сайтында карап белеп була.

Фото: Г.Гыйлемханова.
Читайте нас