+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 апрель 2020, 11:20

Иосиф Пригожин да каты авырган булган...

Аңарда да коронавирусмы?

Аңарда да коронавирусмы?
Продюсер Иосиф Пригожин "Собеседник" басмасына дуңгыз гриппы эпидемиясе вакытында вирусны авыр төрдә күчерүе турында сөйләгән.
Пригожинның сүзләренә караганда, ул 2009 елда H1N1 инфекциясеннән авырып киткән. Аның температурасы 39 градуска кадәр күтәрелгән, шуннан соң ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булуын билгеләп үткән. Нәтиҗәдә, аны авыр хәлдә дәваханәгә салганнар.
- Хәлем бик начар булды – көчле ютәл, хәлсезлек аркасында тора алмадым. Түзеп булмый: сиңа тын җитми һәм берни дә эшли алмыйсың", - дип сөйләгән Пригожин һәм үзенең бер айдан артык авырып ятуын әйткән.
- Миңа калса, дуңгыз гриппы бүгенге вирустан да куркынычрак. Шулай ук кешеләр үлде, әмма илләр чикләре ябылмады, - дип нәтиҗә ясаган продюсер.
Фото: "РИА Новости" сайтыннан.
Читайте нас