+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 апрель 2020, 06:53

Исереп рульгә утырган, ялгыш сөйгәнен бәрдергән

Укытучы ханым яман шеш авыруыннан җәфаланган, аңа яшәргә берничә ай калган дип фаразланган. Ә Мәскәү аэропортларының берсенең хезмәткәре, аның беренче мәхәббәте бу көнне исереп рульгә утырган...

Укытучы ханым яман шеш авыруыннан җәфаланган, аңа яшәргә берничә ай калган дип фаразланган. Ә Мәскәү аэропортларының берсенең хезмәткәре, аның беренче мәхәббәте бу көнне исереп рульгә утырган...

Бу хәл Мәскәү өлкәсе Талдом шәһәрендәге Салтыков-Щедрин урамында булган. 48 яшьлек ир, көндез дүрт шешә сыра эчүенә карамастан,"ВАЗ-21150" автомобиле руле артына утырган, аңа туганнарына кечкенә кызларын алып кайтырга кирәк булган. Ул сәгатенә 30 чакрым тизлек белән барган. Авария халыкны социаль яклау үзәге офисы янында килеп чыккан. Биредә йога буенча курслар тәмамланып, укучылар өйләренә таралышкан вакыт булган.

Кызганычка каршы, шофер караңгыда юл аркылы чыга башлаган хатын-кызны күрми һәм аны бәрдерә. Бәрү үлемгә китерә. Шофер йөгереп чыгып, корбаны өстенә иелсә, бу аның мәктәптән үк яратып йөргән сөйгәне була. Алар уртак гаилә коралмыйлар, әмма җылы мөнәсәбәтләрен саклыйлар.

Ханым мәктәптә укытучы булып эшләгән. Күптән түгел аңа онкологик диагноз куелган, әмма ул барыбер актив яшәү рәвеше алып барырга тырышкан, йога белән шөгыльләнгән.

Бәхетсезлектән коты очкан ир кешеләрдән "Ашыгыч ярдәм" чакыртуын үтенгән, ә үзе һәлакәт урыныннан туганнарына кызларын алып барып бирергә дип киткән. Бер сәгатьтән соң ук шофер полициягә үзе килгән һәм булган хәлләрне сөйләп биргән. Шуңа да карамастан, аны үлемечле авариядә генә түгел, кешене куркыныч астында ташлап китүдә дә гаеплиләр.

Асылда, адвокат бу гаепне дәгъваларга әзер булган, тик ир үзе баш тарткан. Ул үзен җәзаны бөтен катгыйлык буенча үтәргә тиеш дип санаган. Әмма судта соңгы сүзне һәлак булган укытучының әнисе әйткән. Өлкән яшьтәге ханым гаепләнүче аңа кызын җирләүдә ярдәм иткәне һәм алга таба да финанс яктан ярдәм итәргә вәгъдә биргәне турында сөйләгән.
Суд гадәти булмаган эш шартларын игътибарга алган һәм машина йөртүчене 5 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 елга, шулай ук 40 мең сумга штрафка тарттырган. Мораль зыян өчен компенсация сыйфатында ул һәлак булган гаиләгә тагын 400 мең сум түләячәк. Сүз уңаенда, аңа автомобильдән файдалануны тыймаганнар.

Фото: moscow-live.ru



Читайте нас