+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 Апреля 2020, 09:20

Петросянның яшь хатыны үз акылындамы?

Мәскәү урамнарының берсендә аның башына капчык киеп йөргәнен күрүчеләр борчуга калган.

Мәскәү урамнарының берсендә аның башына капчык киеп йөргәнен күрүчеләр борчуга калган.

Юмор остасы Евгений Петросянның хатыны Татьяна Брухунова үзенең Instagram битендә башына пакет киеп төшкән фотосын куйгач, әбүнәчеләр аптырашта калган.

«Бүген өйдән чыкмаганыма бер ай узды. Бу "вакыйга" хөрмәтенә ихатага һава суларга чыктым", - дип билгеләгән ханым.

Гадәти булмаган рәсемнәр төрле фикерләр тудырды.

"Таня, сез анда ничек суладыгыз? Әллә бу шаяртумы, гафу итегез?» - дип сорый берәү.

"Татьяна, гафу итегез, сезнең башыгыз белән барысы да тәртиптәме?» - дип яза башка кулланучы.

Элегрәк киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлеклре клиникасында Петросян һәм Брухунованың баласы туган. Янәсе, пар суррогат ана хезмәтеннән файдаланырга мәҗбүр булган. Ир белән хатын әлеге хәбәрне расламаган һәм кире дә какмаган. Евгений Вагановичка 75 яшь кенә бит әле, булыр да!

Бабайга кияүгә чыксаң шул инде, башыңны капчыкка тыгардай буласыңдыр. Әмма, аның янында акча капчыгы булганда, моннан ләззәт табучылар да бар...

Фото: Instagram



Читайте нас