+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 апрель 2020, 12:58

Александр Матросов күтәреп йөрткән кызга 81 яшь

Ул Нефтекама шәһәрендә яши.

Людмила Мальцеваның тормыш юлы матур һәм бай эчтәлекле. Биографиясенең бер кызык детале шул - кечкенә чагында аны Советлар Союзы Герое Александр Матросов күтәреп йөрткән. Билгеле ки, ул вакытта Саша - үсмер егет булган, Уфа хезмәт колониясендә яшәгән. Люданың әтисе - Габдерәшит Рәфыйков колония начальнигы булган һәм аралашучан, актив Сашадан еш кына кечкенә Люданы карап торуны сораган.
- Кызганычка каршы, безнең Матросов белән бергә төшкән фотолар калмаган. Әтием үзе теләп фронтка китте. Александрның язмышын да беләсез. Икесе дә кире әйләнеп кайтмады, - ди Людмила Габдрәшит кызы.
Людмила Мальцева һәм бу вакыйга турында тулырак итеп "Кызыл таң"ның алдагы саннарында укый аласыз.

Фото: Г. Гыйлемханова.


Читайте нас