+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
7 Май 2020, 06:41

Баласын... чит ил урамында тудырган

«Бала чит кеше бакчасында дөньяга килер дип башыбызга да китермәгән идек», — дип сөйли хатынның ире.

«Бала чит кеше бакчасында дөньяга килер дип башыбызга да китермәгән идек», — дип сөйли хатынның ире.

Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, Малайзиядә калган Русия туристлары туган илгә кайтаруны көтә. Әле дөньяда карантин игълан ителгәнче үк Азиягә сәяхәткә киткән ирнең йөкле хатыны баласын урам уртасында тудырырга мәҗбүр булган. Бу турыда «Лента.ру» сайтына хатынның ире Евгений сөйләгән.

Ир белән хатын былтыр октябрьдә ял итәргә китәләр. Наталья бу вакытта йөккә узганлыгын белә, аның срогы әле бик аз була. Ир белән хатын күптән ял итәргә хыялланганнар, шуңа күрә алар бала туганчы ял итеп кайтмакчы булган. Кышны Көньяк-Көнчыгыш Азиядә уздырып, мартта туган илгә кайтырга планлаштыралар. Таиландтагы Пхукет шәһәре аларның соңгы пункты булырга тиеш була. Биредә аларның таныш табибы бар, ул туган илгә очканчы хатынны карарга вәгъдә бирә. Ләкин коронавирус пандемиясе планга үзгәрешләр кертә.

Ир белән хатын Малайзиядә тоткарланып калалар, Илчелеккә мөрәҗәгать итәләр. «Башта билет бәясе йөз меңгә кадәр күтәрелде, аннары чикләр ябылды. Безнең акча бетә башлады, курыктык, ярдәм сорадык. Консул вәгъдә бирде, ул безне эвакуация рейсы исемлегенә кертергә тиеш иде», — ди Евгений.

Апрельдә алар Консуллыкка бара. Биредәге бер хезмәткәр сәяхәткә чыгып киткән өчен йөкле хатынны «җавапсызлыкта» гаепли. Аларны кунакханәгә урнаштыралар. Җиде көннән куып чыгаралар һәм башка урынга урнаштыралар. Анда шартлар начаррак була. Тагын бер көннән бу номерны да бушатырга кушалар. Консуллык аларны хостелга җибәрә. Тик хостелда бу гаиләне кабул итмиләр, хатынның йөклелеген сәбәп итеп әйтәләр.

Шуннан соң ир белән хатын Консуллыкның кабул итү бүлмәсе каршында урамда кунарга мәҗбүр була. Аларга раскладушка бирәләр. Шул төндә йөкле хатынның тулгагы башлана. Ир белән хатын беренче очраган кунакханәгә баралар. Алар шунда ванна бүлмәсе, яки ашыгыч ярдәм сорау төймәсе табарга өметләнә. Табиб чакыру өчен аларның акчасы булмый.

«Безне кунакханәгә кертмәделәр, урамга чыгып киттек. Ташландык йорт таптык, койма аша шунда кердек һәм хатыным бала тудыра башлады. Ярдәм табудан тәмам өметне өзгәч, без бу хәлгә алдан әзерләнә башлаган идек инде — видеолар карап куйдык. Ләкин бала чит кеше бакчасында, урамда дөньяга килер дип башыбызга да китермәгән идек. Хатыным башта агачка ябышып торды, аннары миңа тотынды, ике сәгатьтән бала туды һәм сабыйны кулыма алдым. Ул кычкырды, зур күзләрен тутырып, миңа карады. Мин елап җибәрдем, без хатыным белән икебез дә елаштык», — дип сөйли Евгений.

Шуннан соң ир белән хатын бу өйгә кереп, ванналарын табалар. Биредә берничә көн яшиләр, аннары полициягә мөрәҗәгать итәләр. Медицина хезмәткәрләреннән башка гына бала тудыруларын, аңа документлар рәсмиләштерүне сорыйлар.

Евгений сүзләренчә, Консуллык хезмәткәрләре ярдәм итмәгән. «Безгә ярдәм итүче бердәнбер кеше — ул полиция хезмәткәре. Алар, чыннан да, безнең хәлебезгә керде, безгә азык-төлек, памперслар алып килделәр», — ди Евгений.

Бу гаилә Малайзия хакимияте ярдәменә өметләнә. YouTube-блогер төшергән видеоны карап, биредә яшәүчеләр дә алар турында белеп алган. Блогер танышы Евгенийга йөк ташучы булып эшкә урнашырга ярдәм иткән. Хәзер алар Русиягә булачак авиарейсны көтә. Архангельск шәһәрендә аларның өлкән улы һәм әти-әнисе бар, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/news/incident/04-05-2020/chit-ild-n-kayta-almyycha-kalgan-y-kle-hatyn-balasyn-uramda-tudyryrga-m-b-r-bulgan-5739872

Фото:go.mail.ru


Читайте нас