Калтасы районы дәһшәтле сугыш елларында Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертте. Туган илебезгә дүрт Советлар Союзы Герое биргән төбәк ул. Биредә ветераннар, өлкән буын турында һәрвакыт хәстәрлек күрелә.
Бәйрәм алдыннан район үзәгендә, һәр авыл советында обелисклар тәртипкә китерелде, гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган өлкән буынга кирәкле ярдәм күрсәтелде.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгында район үзәгендә Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды. "Без сугыш теләмибез" дип исемләнгән музыкаль-хореографик композиция онлайн-режимда үтте. Яшьләр һәм өлкәннәр "Үлемсез полк" сафларында быел да катнашты - тик балконнардан, тәрәзә аша гына.
ФОТО: Г.Гыйлемханова (архив)