+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
9 Май 2020, 13:55

Тәтешледә ветераннарны хөрмәтлиләр

Карантинга карамастан, бәйрәм һәр авылда сизелә

Тәтешле районы дәһшәтле сугыш елларында Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертте. Районнан 7260 кеше фронтка китеп, аларның 4590ы яу кырында ятып калды. Бик күп солдатлар төрле дәрәҗә орден-медальләр белән бүләкләнгән, ә дүрт кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.
Район Бөек Җиңүнең 75 еллыгын зур әзерлек белән каршы алды. Бәйрәм алдыннан авылларда өмәләр үтте, район территориясендә урнашкан барлык 26 обелиск, 6 хәрби каберлек тәртипкә китерелде, тирә-як бәйрәмчә бизәлде. Хакмият тарафыннан авыл советларында ветераннарны, тыл хезмәткәрләрен, сугыш чоры балаларын котлау тантаналары үтте, аларга юбилей медальләре тапшырылды.
Коронавирус бәйрәм итүгә үз төзәтмәләрен кертсә дә, Бөек Җиңүнең даны, мөһимлеге һич кенә дә югалмады. 9 майда район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев җитәкчелегендәге делегация Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекска чәчәкләр салды, ветераннарга тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Калган барлык чаралар онлайн-режимда үтә. Тәтешлеләр бөтен ил буенча үткән "Үлемсез полк" акциясендә теләп кушыла, инде бүген иртә белән балконнарда, тәрәзәләрдә солдатларның фотолалары күренә, митингка чыгып булмаса да, район халкы яуда ятып калган якташларын бер минут тынлык белән искә ала. Менә берничә ел инде Җиңү көне алдыннан район үзәгендә "Хәтер стенасы" урнаштырыла, анда сугышта катнашкан якташларның фотолары урын ала, буелгы ел да искәрмә булмады.
Бәйрәм алдыннан онлайн-режимда мәктәп укучылары арасында хәрби җырлар смотры үтте. Барлык йортлардан, учреждениеләрдән "День победы" җыры, һәм башка сугыш чоры җырлары яңгырый, Бөек Җиңү символына әйләнгән бу җырларга кечкенә балалар да, чигәләренә чал төшкән абзый-апалар да, ветераннар да кушыла. Әлбәттә, бу көнне ветраннар чәй табыны артына җыела, якыннарыннан котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен кабул итә, бу җылы тәбрикләүләргә барлык гәзит укучылар да кушыла. Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә, ветераннар!

ФОТО: Г.Гыйлемханова (архив)
Читайте нас