Эпидемия нәтиҗәсендә юллар ябылгач, алар кунакханәдә тоткарланып калган.
Украинаның генеральный прокуроры офисы Киевтагы "Венеция" отелендә чит ил гражданнары өчен украин хатыннары тудырган һәм илдә карантин аркасында тоткарланып калган 46 сабый турындагы эшне өйрәнә.
Булган мәгълүматларга караганда, әлеге факт буенча җинаять эше ачылмаган, әмма ведомство "мәсьәләне өйрәнә". Агентлык чыганагы ачыклаганча, бу эш белән генеральный прокурор урынбасары Гюндуз Мамедов шөгыльләнә.
Иллеләп бала Украинаның "Биотех" клиникасында дөньяга килгән, аларны суррогат әниләр тудырган.
Медицина учреждениесе соңрак кунакханәдә яшәүче яңа туган сабыйлар турында инглиз телендә видео бастырган, ролик, Интернетта таралып, киң яңгыраш уяткан...