Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген туган авылы - Ишембай районының Сәйрән авылына кайткан.
Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге битендә язган. Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, анда ул хәл җыя.
"Туган ягым. Сәйрән авылы. Җаным ял итә, арыганнарым бетә, ә дүшәмбе көнне икеләтә энергия белән эшкә чыгам. Туган төбәгегез турында онытмагыз, аларда көч туплагыз, әмма үзегез дә ярдәм итегез", - дигән ул.
Башкортстан җитәкчесе 1964 елның 20 мартында шушы авылда туган.
Фото: "vk" социаль челтәреннән.