Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелде.
Бу коточкыч хәл бүген төнлә булган. Чиләбе өлкәсендә яшәүче ир хатыны һәм малае белән бергә Саратовка юл тоткан булган.
Юл читендә янып беткән машинаны шаһитлар күреп калган. Алар бирегә коткаручыларны чакырткан. Коткаручылар машина эчендә 3 мәет тапкан, аларның кем икәнлеге ачыкланган. Арытаба мәрхүмнәрнең туганнары янына кунакка китеп барганлыклары да билгеле булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, машинаның водителе юлда йоклап киткән. Нәтиҗәдә, машина юл читенә чыгып очкан. Арытаба гаилә аның ишекләрен ача алмаган.
Фото: start33.ru сайтыннан.