+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 Мая 2020, 18:45

Ике яшьлек бала табылды

Уфада А. Невский урамындагы автобус тукталышында ике яшьлек сабый әнисен югалткан.

Уфада А. Невский урамындагы автобус тукталышында ике яшьлек сабый әнисен югалткан.

Бу хакта социаль челтәрләрдә шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Алинә Сөләйманова яза:

"Белмим, сез ничек, әмма мин кешеләргә ышанам! Без бу сабыйны бүген кич белән Александр Невский урамы төбәгендә автобус тукталышында таптык. Ике сәгать буе шунда басып торды, еламады да. Ул әнисен көтте.

"Әни" - малай яхшы әйтә белгән бердәнбер сүз. Аңа якынча ике яшь. Бала янында документлар юк. Аның өсте-башы чиста, һава торышына ярашлы киенгән. Әгәр сез бу әйбәт малайның әнисен белсәгез, аңа хәбәр итегез, зинһар, аның улы белән барысы да яхшы".

Барлык сораулар буенча Уфа шәһәре буенча 5нче полиция бүлегенә, 242-77-15, 279-33-02 телефоннарына шалтыратырга була.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас