+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 Май 2020, 10:05

“Инцидент”тан халык канәгать!

Әлеге система Нефтекама шәһәрендә дә бик күп көнүзәк мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итте.

“Инцидент менеджмент” системасы — власть белән җәмгыятьнең хезмәттәшлек итүенең нәтиҗәле коралы, дип әйтсәк, һич хата булмас, аның ярдәмендә кешеләрне борчыган бик күп мәсьәләләр хәл ителде.

Нефтекама шәһәрендә агымдагы елның өч аенда “Инцидент”ка һәм социаль челтәрләр аша халыктан барлыгы 2151 мөрәҗәгать килгән. Гыйнвар аенда 606 мөрәҗәгать булса, февральдә — 766, мартта — 779. Әлеге мөрәҗәгатьләрне анализлап, халыкны иң беренче чиратта нинди сораулар, проблемалар борчуын ачык күреп була.
Нефтекама халкыннан килгән мөрәҗәгатьләрнең иң күбе — 802се — юллар һәм аларның торышына, тротуарларга кагыла. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә бәйле сораулар да күп — 499. Өченче урында — төзекләндерү, халыктан 199 сорау кабул ителгән. Арытаба — социаль яклау, бу өлкәдәге проблемалар 165 кешене борчый. Шулай ук соңгы айларда бөтен игътибарны җәлеп иткән коронавирус темасы да читтә калмаган, 119 сорау теркәлгән. Төзелеш һәм архитектура темасына 49 мөрәҗәгать булган, сәүдәгә карата — 48, экология — 60, икътисад һәм бизнес — 11, электр тәэминаты — 1, мәгариф — 100, мәдәният 20, физкультура һәм спорт — 21, сәламәтлек саклау — 6, җәмәгать транспорты буенча 37 сорау алынган.
— Без халык белән эштә ачык һәм аңлаешлы коммуникацияләр төзибез. Власть, халык кайда — шунда булырга тиеш, әгәр дә алар социаль челтәрләрдә икән, димәк, түрәләр дә анда булырга тиеш. “Инцидент” программасы гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм аларны хәл итү юлларын эзләү мөмкинлеге бирә. Әлеге юнәлештә алга таба да нәтиҗәле эш итәргә кирәк, — диде бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Чыннан да, “Инцидент”ның файдасы бик зур. Проект эшли генә башлаган мәлдә Нефтекама халкыннан ай саен меңнән артык мөрәҗәгать алынса, хәзер аларның саны шактый кимеде. Димәк, власть эшли, җитешсезлекләр кими бара, халык канәгать.

Гөлнара СӨЛӘЙМАНОва.
Нефтекама шәһәре.


Читайте нас