Галимнәр организмны картайтучы ризыкларны ачыклаган.
Испания галимнәре, организмның вакытыннан алда картаюын китереп чыгарырга сәләтле билгеле продуктлар бар, дип белдерде. Тикшеренүдә 886 кеше катнашкан. Галимнәр респондентларның туклануын һәм ризыкларның организмга тәэсирен анализлаган.
Организмның күзәнәкләре тизрәк картаюга икмәк-күмәч әйберләре, газлы эчемлекләр, шикәр белән кукуруз мамыгы, төрле десертлар, ярымфабрикатлар һәм снэколар куллану китерә. Бу азыклар тозга һәм майларга бай, ә витаминнар һәм клетчатка аларда аз.
Мондый азык куллану хромосомаларның конценос үсентеләрен - телеомерларны киметә. Яшәеш барышында алар азая, ә югарыда күрсәтелгән продуктларны куллану әлеге процессны тизләтә. Рафиналаштырылган продуктларны көненә өч тапкыр кулланган кешеләр телеомерлар кимү процессын ике тапкыр тизләтә.