+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 Май 2020, 08:43

Бензин пычкысы белән куып йөрткән

Уфа урамнарының берсендә битлек кимәгән егет пычкы астында кала язган.

Уфа урамнарының берсендә битлек кимәгән егет пычкы астында кала язган.

Урамда чабулап йөргән бу икәү видеоблогерлар булып чыккан. Алар битлеген салган кешеләргә үзләренчә тәэсир итәргә тырышкан. Шунысы кызык, әлеге манзара ничек кенә куркыныч булмасын, халык аларга битараф калган.

19 майда Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендәге сәүдә үзәге сакчылары касса янында битлеген салган кешене куркытмакчы булган. Кибет хезмәткәрләре аны төрткәләп чыгарып җибәргәндә, сигез каравылчы озак уйлап тормаган, маска салган иргә дәррәү килеп ташланган.

Шул ук көнне бер мәскәүле кибеттә йөткергән, ә куркып калган сатучы бер литр аракы шешәсе белән аның башына тондырган. Ул сатып алучы аңа махсус йөткергән, дигән карарга килгән. Зыян күрүчене дәваханәгә салганнар. Һөҗүм итүче чыгып китмәү турында подписка астында.

Русиянең күпчелек субъектларында "битлек режимы" кертелде. Кибеттә, транспортта, даруханәдә һәм кеше күпләп җыела торган башка урыннарда кулга да кияргә кирәк. Әлеге тәртипне бозучыларга каршы халык уяулык күрсәтә. Ә сез битлек салырга уйламыйсыздыр бит?

Фото: lenta.ru
Читайте нас