+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 Май 2020, 10:35

Табиб урынында 40 минут...

Экспериментны ахырына җиткереп булмады...

Экспериментны ахырына җиткереп булмады...
Дөнья буенча таралган коронавирус медицинаның һәм табибларның белеме никадәр үсешкән булуына җавап бирәчәк. Чыннан да, медицина бүген нинди? Ходай кушса, берничә айдан инде без бу хәлләргә нәтиҗә ясарбыз. Әмма әлегә табибларның нинди шартларда эшләвенә тукталыйк.
Көн саен табибларның чумага каршы костюмнарда йөрүен телевизорлардан карап беләбез. Мондый костюмда 12 сәгать дәвамында йөрү җиңел түгел.
Костюмны кияр алдыннан бер сәгать алда бернинди сыекча да эчмәскә кирәк. Болай да көн азагына эчке киемнәр тирдән юешләнеп беткән була. Шул ук вакытта ашамлыкларны да читкәрәк куярга кирәк, чөнки бәдрәфкә бару җиңел булмаячак.
Тәүдә перчатка кияргә, аннары - костюм, арытаба тагын ике кат перчатка, күзлек һәм респиратор. Перчатканың читен скотч белән урыйлар.
Киенгәндә үк эссе була, чөнки костюм бөтенләй һава кертми. Костюм тирле тәнгә ябешкәч, тә аны саласы килә, әмма эш көне шулай башлана гына әле. Өч кат перчатка белән әйбер тоту авыр, ә табибларга шул рәвешле нинди генә манипуляцияләр эшләргә туры килми. Респиратор аша тын алырга мөмкин, әмма авыр. Бераздан тән шешенгәнгәме, күзлекләр бит алмаларына кадәр баса башлый һәм кузгалган саен алар кыра.
Костюмны киеп, 15 минут үтүгә үзеңне мунчадагы кебек хис итәсең. Утырып тын алып булмый, йөрсәң җиңелрәк. Компьютер артында утыручы табиблар ничек түзә икән? Бу вакыт йөрәк зур тизлек белән тибә башлый, һавага чыгасы килә.
40 минут үтүгә кислород бөтенләй керми башлаган кебек. Бик нык эчәсе килә... Баш әйләнә...
Костюм киеп 40 минут үтүгә инде тәннән тир генә түгел, тире юешләнеп, җебеп-кубып төшәдер кебек. Ә табибка шул рәвешле тагын 11 сәгать эшлисе бар...
Түзегез! Без сезгә ышанабыз!
Читайте нас