Бу хайваннарның бездә инде биш ел яшәве билгеле.
Уфа янындагы Акбердино бистәсе янында үлән ашап йөргән дөяләр көтүен күргәннәр.
Бу хәлне биредә яшәүче хатын видеога төшереп, социаль челтәргә куйган. Анда биш дөя күренә. Хайваннар бау белән бәйләнмәгән. Күренеп тора, аларны беркем дә карамый: кыштан соң йоннары коелып, җиргә кадәр салынган.
Социаль челтәрдә бу хайваннар биредә инде биш ел Куян авылы янындагы фермада яшәвен белдерәләр.