“Бөтен хатлар да “Исәнме, әти”дән башланырга тиеш”
Миңа: “Бәлки әйбәт яшисеңдер, әмма кызык түгел: синең тирәдә бер гаугалы вакыйга юк, авыз суы корыганчы рәхәтләнеп сөйләп тә булмый үзеңне”, – диючеләр бар. Нишлисең, заманга бик туры да килеп бетмидер, әмма нинди бар, шундый тәрбия инде. Октябрят, комсомол, коммунистлыкка кандидат чорынннан башланган, соңрак, армия тәрбиясе. Гаиләдә – әти культы. Армиядән беренче язган хатка ук әнидән: “Башка хатларыңны язганда иң беренче “Исәнме, әти” булсын, улым, аннан соң гына башкалар”, – дигән җавап килде. Һәркем, бигрәк тә ир-егет, әтисен хөрмәт итә икән, ул һәркайда, һәрнәрсәдә ир булып калачак.
Әни гаҗәеп кеше инде ул безнең. Ул, укытучы буларак, ярыйсы ук катгый да була ала. Әмма бер урында катып калган, “тимер-бетон” түгел, һәр заманга да үз кеше. Мин аның белән әле дә килеп туган мәсьәләләр буенча киңәшләшәм.
Онытып торам, тәрбиячеләрнең берсе – тулай торак бит әле! Армиягә кадәр Уфа автотранспорт техникумы “общага”сы “мәктәбе”н узган идем, шуңа күрә анда әллә ни авырлык кичермәдем, дияргә ярый.
Үзем гаилә коргач та Зилә, әни кебек, минем сүзне алга куйды. Дөресен генә әйткәндә, миннән нинди тәрбияче инде?! Гомер юлда уза, күп вакыт гаиләмнең түгел, ә меңәрләгән, нигездә, миңа таныш булмаган тамашачыларның күңелен күрүне алга куярга туры килә. Әмма алардан килгән җылылык, иҗатыма мәхәббәт миңа аларны да үземнең гаиләм итеп тою хисен бирә. Ә бу хиснең хакы бик кыйммәт...
Үзизоляция шартларында гаиләмә “кайттым” дип шатланам әле менә. Кайчан йорт эшләрен карар идең, иркенләп җырлар, текстлар барлар идең әле?! Кулга гармун, гитара алган чаклар да ерак калган икән. Менә кайтты, шөкер! Иң мөһиме, балалар үсүен күреп булмады, ә оныкларым – күз алдымда! Күзгә ак-кара күренмичә чапканбыз да чапканбыз икән бит...