+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 Май 2020, 07:49

7 яшьлек бала юлга чыгып очкан

Һәлакәткә очраган машинада аның әти-әнисе һәм янә ике туганы булган.

Һәлакәткә очраган машинада аның әти-әнисе һәм янә ике туганы булган.

Авария 23 майда башкаланың Гончаров һәм Октябрьнең 40 еллыгы урамнары киселешендә була. Бу урында "Лада Гранта" һәм "Хендай Солярис" машиналары бәрелешә.

Башкортстанның Юл хәвефсезлеге идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, авария нәтиҗәсендә «Лада» пассажирларына госпитализация кирәк булган: 31 яшьлек хатын-кыз, аның ике яшьлек улы һәм 4 һәм 7 яшьлек кызлары зыян күргән. Машина белән идарә иткән 48 яшьлек ир зыян күрмәгән.

Салонда балалар өчен махсус утыргычлар юк, хәвефсезлек каешларын эләктерелмәгән, шуңа күрә бәрелешү булганнан соң 7 яшьлек кыз машинадан очып чыкан.

Салонга өч бала утырткан водитель аларның хәвефсезлеге турында ни уйлаган? Юлларда сак һәм игътибарлы булсак иде.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас