Интернет челтәрендә шундый мәгълүмат чыкты.
Русия җырчысы Борис Моисеев үз сәламәтлегенең начараюы турындагы имеш-мимешләргә җавап бирде. Бу хакта ул музыкаль тәнкыйтьче Артур Гаспарянга сөйләгән.
"Әйе, мине чираттагы тапкыр җирләделәр. Иртән яхшы кәефтә уянып китүем белән үзем турында "үлемнән чак калганмын", яки "барлык милегемне сатканмын" дигән хәбәрләр күрәм. Интернетта мине күптән җирләгәннәр иде инде. Бу минем бик нык кәефемне төшерә", - дип сөйләгән артист.
22 майда музыкаль тәнкыйтьче Сергей Соседов Борис Моисеевның хәле «мораль яктан» начарлана, хәтерендә өзеклекләр барлыкка килә, дип сөйләгән иде. Аның раславынча, җырчы кешеләрне танымый, вакыйгаларны хәтерләми.
Фото: РИА Новости сайтыннан.