Нәтиҗәдә ул үлгән.
Бу коточкыч хәл Ырынбур өлкәсендә булган. Әти-әнисе эштә булганда 5 һәм 8 яшьлек малайлар ишегалдында уйнап йөргән булган. Күптән түгел алар әтиләре белән бергә балыкка барган. Шул уңайдан алар әтисенең кармакларын алып, күршесенең коесында балык тотмакчы булган. Нәтиҗәдә, 5 яшьлек бала коега егылып төшкән.
Аның туганы шунда ук күршеләрен ярдәмгә чыкырган. Алар бирегә коткаручыларны чакырткан. Баланы коедан чыгарганнар, әмма ул бу вакытта үлгән булган инде.
Хатын да, баласының үлүен белгәч, дәваханәгә эләккән. Аның тормыш иптәше белдерүенчә, ул реанимация бүлегендә, авыр хәлдә.
Фото: kolodecrussia.ru сайтыннан