+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
31 Май 2020, 07:50

Тәгәрмәчкә кадалган кадакны ташламагыз!

Водительләр өчен кызыклы сынамышларны беләсезме?

Водительләр өчен кызыклы сынамышларны беләсезме?
Уйланганыгыз бармы: кайбер кеше машина йөртергә бик тиз өйрәнә, ә икенчеләре гомер буе автомобильле булып та "чәйнүк" булуыннан туктамый. Тәҗрибәле водительләр, машина йөртү дә - табигый сәләт ул, дип раслый. Гомер буе руль артында утыручылар нинди сынамышларга ышана соң? Алар арасында иң популяр булганнарын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Автомобильне йөртү белән бәйле беренче һәм төп сынамыш сезнең аңа мөнәсәбәтегезгә кагыла. Автомобиль өй хайванына охшаган була дип санала. Аның үз кешесе бар, примитив булса да, күңеле бар. Аңа ачуланырга ярамый һәм аның турында начар фикер йөртү килешми. Бу машина йөртүчегә генә түгел, бөтен гаиләгә дә кагыла. Машинаны мактарга һәм яратырга кирәк, шулай булса, ул сирәгрәк ватылачак.
Сәяхәт вакытында юлларда аварияләр тибындагы күңелсез темаларга сөйләшергә кирәкми. Бу сынамыш ерак араларга йөрүчеләр һәм таксистлар тарафыннан бик хуплана. Уңай хәбәрләр турында сөйләү яхшырак. Шул ук хәл башка төр транспортта сәяхәтчеләргә дә кагыла. Мондый сөйләшүләр белән үзеңә негатив җәлеп итәргә кирәкми.
Әгәр тәгәрмәчкә кадак кадалган икән, аны ыргытырга ярамый. "Башкача мине күңелсез хәлдә калдырма. Юлда мине дә сакла", - диегез дә кадакны машина тартмасына салып куегыз. Арытаба ул сезне мондый хәлләрдән саклар.
Әгәр дә сез өйдә нидер оныткансыз икән, ләкин инде автомобильгә утырдыгыз, ди, арткы көзгегә яисә пыяладагы чагылышыгызга карау бик мөһим. Онытылган әйбер белән кире әйләнеп килгәч тә шуны ук эшләргә кирәк. Бу юлда проблемаларны булдырмаска ярдәм итәчәк.
Белгечләр руль артында һәм, гомумән, машинада сызгырмаска киңәш итә. Бу бәла һәм проблемалар, авария яисә күңелсез инцидент китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук сезгә штраф салырга мөмкиннәр.
Әгәр дә сез өйдән чыкканда яңгыр яуса, бу зур уңышка китерә. Сәфәр бик уңай булачак.
Әгәр сез зур сәфәр планлаштыргансыз икән, аның турында иң якын кешеләр генә белергә тиеш!
Әгәр юлга чыгар алдыннан очраклы рәвештә киемне тискәре ягы белән кигәнсез икән, юлда уяу булыгыз!
Машинаны юлга чыгар алдыннан гына юмагыз. Бу начар гадәт, шулай итеп сез уңышны юып ташлаган кебек буласыз.
Читайте нас