Бер хатын баласының гаҗәеп авыру белән чирләвен белдерде.
Кичә Интернет челтәрендә бер яңалык тарала башлады. Санкт-Петербург өлкәсендә яшәгән бер хатын 5 яшьлек баласының авыруы турында Вконтакте социаль челтәренең бер төркемендә язган.
"Кызлар, ярдәм итегез әле, бәлки сезнең белән дә шундый хәл булгандыр. Баламны кесә телефоныннан аера алмыйм. Әлбәттә, моңарда мин үзем гаепле. Бәләкәйдән үк, юлда йөргәндә, ашаганда тыныч утырсын өчен кесә телефонында төрле видеоязмалар куя идем. Үсә бара уеннар да уйный башлады. Әмма моңа игътибар итмәдем. Ә хәзер телефонны аңардан алалмыйм. Йокларга ятканда да бирми, мендәр астына куеп йоклый. Тартып ала башласаң, котыра, тынычландырып булмый.
Табибка да бардык. Берничек тә ярдәм итә алмады. Хәзер берәр күрәзәчегә барырга уйлыйм. Бәлки сезнең белән дә шулай булгандыр, киңәш бирегез әле?" - дип язган.
Яшь ата-аналар, сак булыгыз. Сабый чактан баланы кесә телефонына өйрәтмәгез. Гомумән, белгечләр кесә телефонын балага 3 яшьтән генә һәм көненә 20 минут кына кулланырга бирергә киңәш итә.
Фото: pti4ka.com сайтыннан.