+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
1 июнь 2020, 05:45

Көчле яңгыр, боз явуы ихтимал

Атна дәвамында көчле яңгырлар фаразлана.

Атна дәвамында көчле яңгырлар фаразлана.

31 май Башкортстанның үзәк өлешендә көчле яңгыр, боз яуды. Бозның кайберләренең күләме бытбылдык йомыркасы кадәр иде. Бакчалардагы үсентеләр зыян күргән.
Июнь аеның беренче атнасы яңгырлы һәм бер үк вакытта эссе булыр дип көтелә. 1 июньдә, Башгидромет фаразлавынча, яшенле яңгырлар көтелә, боз яварга мөмкин. Җил, нигездә, уртача, әмма кайвакыт секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 9 градуска кадәр төшсә дә, көндез 26 градуска кадәр җылыначак. Алдагы атнаның башка көннәрендә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.

Фото:"Кызыл таң"
Читайте нас