+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 июнь 2020, 07:20

Көмешкә – арыш мае...

Яки саксызлык фаҗигагә китерә.

Яки саксызлык фаҗигагә китерә.

13 июньдә Камчатканың Елизово шәһәрендә торак йортта көмешкә аппараты шартлаган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Бер ир ванна бүлмәсендә урнаштырылган көмешкә аппаратын эшләтеп җибәрергә тырышып караган. Нәтиҗәдә, шартлау булып, фатирга һәм балконга керү ишекләре җимерелгән. "Камчатка-Информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ирне авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар, ул реанимациядә.
Узган елның декабрендә Дзержинскида (Түбән Новгород өлкәсе) ир белән хатын шундый ук аппарат шартлаганнан соң, дәваханәгә озатыла. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, юыну бүлмәсендә исерткеч эчемлекләр җитештерү белән шөгыльләнгәндә спирт парлары җыелган һәм кемдер утны кабызгач, очкын спирт парлары белән тулы һава катнашмасының шартлавына китергән.

Фото: “Известия”
Читайте нас