+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 июнь 2020, 14:30

Радий Хәбировтан - пылау!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә саф һавада пылау пешерү видеосын тәкъдим итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә саф һавада пылау пешерү видеосын тәкъдим итте.
«Соңгы вакытта дусларым һәм танышларым миңа, дәүләт хезмәтеннән отставкага киткәч, кайда эшләячәксең, дигән сорау бирә. Мондый пылауны әзерли белгән кешеләр беркайчан да эшсез калмаячагын ачык беләм. Аны миңа армиядә үзбәк егетләре әзерләргә өйрәтте.
Әмма минем сүзләремнең мәгънәсе икенче. Мин һәр ир-ат ашарга пешерә белергә тиеш дип саныйм. Бу хатыны аңа үпкәләсә дә, ачтан үлмәс өчен гарантия. Һәр ир-ат, бигрәк тә түрәләр, берничә белгечлеккә ия булырга тиеш", - ди ул видеода.
Шулай ук, Радий Хәбиров яхшы яллар да теләде. Публикацияне бик күп кеше караган, ул күп уңай комментарийлар җыйган, ә кайбер кешеләр республика җитәкчесеннән рецепт белән уртаклашырга сорады.
Читайте нас