Аның хатынының әтисе Роберт Бикмөхәммәтов - күренекле әдәбият белгече.
Ул Илеш районында туган, Мәскәү дәүләт университеты профессоры булган. Аның кызы Асия Бикмөхәммәтова Ефремовка кагылышлы соңгы вакыйгалар турында фикерен белдерергә ашыкмый. Ул заманында Михаил Ефремов белән берничә ел яшәгән һәм улы Никитаны тудырган. Ул вакытта аны Ася Воробьева дип йөрткәннәр. Воробьева - әнисенең фамилиясе. Әнисе кыз бәләкәй чагында аны иренә ташлап Алжир кешесенә кияүгә чыгып киткән. Элекке ире үлгәч, кызы янына кайткан.
Интернетта Асия Бикмөхәммәтова турында шактый мәгълүмат табарга була. Ул филолог, "Современник”та әдәби бүлектә эшләгән, озак еллар нәшриятларда хезмәт иткән. Соңгы елларда карт әнисен караган.
Асияне әтисе үстергән. Аннары Никитаны үстерешкән. Никита 12 яшькә кадәр Бикмөхәммәтов булып йөргән. Аннары Ефремов аңа фамилиясен биргән.
Димәк, күренекле актер Олег Ефремов һәм профессор Роберт Бикмөхәммәтов, балалары законлы язылышмаган булсалар да, кодалар булганнар.
Данлыклы династия дәвамчысы, чибәр актер Никита Ефремовны, бала чагында татар фамилиясен йөртүен һәм үзен татар профессор бабасы үстерүен искә алып, татар егете дип әйтә алабыз. Хәзер ул Мәскәүдәге «Современник» театрында эшли, кинода төшә, популяр актер. Әтисенең фаҗига ясавын егет бик авыр кичерә.