Адресын социаль челтәрдән тапкан. Сәнгать кешеләренең шәхси тормышы анда уч төбендәге кебек шул.
- «Казанга килеп, матур күлмәкләр киеп, рестораннан ресторанга йөри идегез, шул кирәк сезгә» дигән эчтәлектә хатлар бик күп килә, - дип сөйләгән ул "Ватаным Татарстан" хәзите хәбәрчесенә. - Безнең аркада череп баеп беттегез, дигән бик кызык фикер яши бит халыкта. Югыйсә концертларыбызга көчләп чакырмыйбыз, үз теләкләре белән киләләр. Килеп карау гына түгел, сәхнә артына кереп, матур-матур сүзләр әйтеп, фотога төшәләр, мактыйлар, малай. Аннан шул ук кешеләр Инстаграмга ямьсез сүзләр язып тутыра. Моны төгәл беләм, белмәсәм, сөйләмәс идем дә. Үз-үзеңне алдаумы бу, башка нәрсәме – аңлата алмыйм. Чит илгә ялга баруыңны белдерсәң дә, ни генә язмыйлар. Хәзер авыл халкы да, акча туплап, диңгезгә бара да кайта. Ә безнекен, күз алдында булгач, сөйләп туймыйлар. Профессиям мәҗбүр итмәсә, мин, гомумән, Инстаграмда утырмас идем. Кеше тормышы гел кызык түгел! Миңа иң элек, абынмыйча, үз тормышымның очына чыгарга иде әле… Социаль челтәрдә адекват булмаганнар күп, барысына да игътибар итә торган түгел. Әз генә «дурак» булырга кирәк. Ләкин шул сүзләр арасында күтәреп булмый торганнары бар. Социаль челтәрләр шул ягы белән начар – кеше сүзе өчен җаваплылык тоймый, җәзасыз кала. Әле менә күптән түгел генә булган хәлне сөйлим. Мәшәкатьлерәк чагым: олы апам каты гына авырып китте, шуңа күрә чабышабыз, баш каткан. Ашыгып, подъезддан чыгып баруым иде, бер 25 яшьләр тирәсендәге егет: «О, ниһаять, мин сезне тоттым!» – ди. «Мине көтәсезмени?» – дим. «Атна буе подъезд төбендә машинагызны сагалыйм, фатирыгызны гына белмим», – ди бу. Адресымны ничек табуын кызыксындым. «Бөтен кеше белә!» – ди. Шулкадәр куркыныч булып китте: кешенең төрлесе була бит. Мин инде вак-төяк янауларга игътибар итмим, тик монысы шом салды.
Тулырак:
https://matbugat.ru/news/?id=29493Фото: "ВКонтакте"