Президентка Кремльгә алар эш вакытында шалтырата ала икән.
Бу хакта ул «Мәскәү.Кремль.Путин» тапшыруында Россия-1 телеканалында белдерде.
Владимир Путин үз гаиләсе тормышының кайбер детальләрен ачты. Аерым алганда, дәүләт башлыгы ике оныгы булуы, аларның берсе балалар бакчасына йөрүе турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, алар да, балалары кебек үк, «нормаль тормыш» белән яши. Мәсәлән, кызы фән һәм мәгариф белән шөгыльләнә һәм «беркая да, бер сәясәткә дә кысылмый».
Дәүләт башлыгы ул вакытта оныкларының «кан принцлары» түгел, нормаль кешеләр булып үсүен теләр иде, дип тә өстәде.
Фото: kremlin.ru