+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
21 июнь 2020, 18:00

Бәйрәмегез белән, әтиләр!

Бала тудыру йортындагы тынлыкны бозып телефон шалтырый. Ирем, радиога шалтыратып, әти булу шатлыгын әйткән икән...

Бала тудыру йортындагы тынлыкны бозып телефон шалтырый. Ирем, радиога шалтыратып, әти булу шатлыгын әйткән икән...
Бала тудыру йортында, гадәттәгечә, тыныч түгел. Әле тегеннән, әле моннан яңа гына дөньяга туган сабыйларның елавы ишетелә. Мин дә күптән түгел генә туган кызым белән палатада ятам. Ул шул кадәр якын, газиз миңа. Аны күкрәгемә кысып яратам да, тәннәрен авырттырудан куркып, янә урынына салам. Ә үзем... Дөньяга бала тудырган хатын-кыз хәлемне яхшы аңлыйдыр. Тән сызлауларына күңелдәге чиксез шатлык үрелә. Әле алай гынамы соң, иртәгә бит 8 март бәйрәме. "Иртәгә безнең бәйрәм, кызым! Менә нинди ямьле вакытта тудың син! Синең ике яклаучың - әтиең һәм абыең да бар".
Шул вакыт палатаны яңгыратып, телефон шалтырый.
- Алло, кем әле бу?
"Берәрсе әни булуым белән котлыйдыр", - дигән уй башымнан узды.
- Исәнмесез. Бу "Шәрек" радиосы. Сез әле бала тудыру йортындамы?
- Әй-йе.
- Без әле сезнең белән туры эфирда. Ирегез шалтыратып, бездән сөенче алды. Кызыгыз туган икән. Сезне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән дә тәбрикләргә кушты.
Бу алып баручы туктаусыз сөйли дә сөйли, бер-бер артлы теләкләр яудыра гына. Мин шаккатып палата уртасында басып торам. Авыртынуларга чыдарлык түгел... Телефонны бер куярга да уйлыйм.
- Кызыгызга кем дип исем кушасыз?
Бу сорау мине чынбарлыкка кайтарды. Тынлык... "Ничә мең кеше мине тыңлый", - дигән уй аңымны ярып узды. Шул вакыт иремнең "Самира" дип кушарга теләгәне искә төште. Ә миңа "Залина" исеме ошый иде.
- Ирегез сезне бик сагынган. Кайчан кайталар икән дип тә сорарага кушты. Йә, әйтегез инде, кем дип кушасыз?
- Самира инде... Ирем сагынган бит, - дидем үзем дә сизмәстән.
Алып баручы тагын матур теләкәр әйтеп, саубуллашты.
Телефонны куйгач, иремә шалтыратам.
- Ник анда хәбәр иттең? Бөтен кеше тыңлады бит!
- Шатлыгымны бөтенесе белән дә бүлешәсем килде. Сиңа рәхәт, бәләкәч синең янда. Әллә миңа рәхәт дип беләсеңме?
Шулвакыт әти кешеләрнең хәленә кердем дә инде. Сабые өчен өзгәләнү, аның иминлеген кайгырту алар иңендә бит! Бәйрәмегез белән, хөрмәтле әтиләр!
Читайте нас