Башкортстанда якындагы ике-өч көндә төнге кыраулар тукталачак һәм июльдә мондый һава шартлары кире кайтмаячак. Моны Русия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд теориясе раслый.
“Инде кыраулар булмаячак. Чөнки туңдыру булсын өчен һава суынырга һәм туфракны суытырга туры киләчәк, бу мөмкин түгел диярлек”, - диде Роман Вильфанд “РИА Новости”га.
“Росгидрометүзәк” лабораториясе мөдире Людмила Паршина сүзләренә караганда, июльдә Башкортстанда һава температурасы, бөтен Идел буе кебек үк, нормадан бер градуска югары булачак.