Дүшәмбе көнне Русия Президенты Владимир Путин запастагы гражданнарны 2020 елда хәрби җыеннарга чакыру турында указга кул куйды.
Шулай итеп, хәрби исәптә торучы һәм мобилизация яки сугыш вакытында җәелдерү өчен билгеләнгән контроль армиягә, Росгвардиягә, дәүләт саклау органнарына һәм ФСБга хәрби җыеннарга чакырылачак.
Җыеннар 2 атнадан 2 айга кадәр дәвам итәчәк. Анда педагоглар, күпбалалы әтиләр, Федерация Советы һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре (урып-җыю һәм чәчү чорында) чакырылмый.
Шулай ук хәрби җыеннарга сәламәтлек торышы буенча ярамаган кешеләр бармаячак.
Фото: tass.ru сайтыннан.