+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
4 июль 2020, 07:10

Сталин ... "коррупциягә каршы көрәш символы"

Түбән Новгород өлкәсендә 24 июньдә СССР лидерына тантаналы рәвештә һәйкәл ачылды.

Түбән Новгород өлкәсендә 24 июньдә СССР лидерына тантаналы рәвештә һәйкәл ачылды.

Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе идарәсе Бор шәһәрендәге шәхси территориядә Сталинга һәйкәл кую турында административ эш кузгатудан баш тарткан, чөнки объектны урнаштыру турындагы килешүдә әлеге һәйкәл декоратив бакча фигурасы дип аталган, шуңа күрә мондый объект “һәйкәлләр һәм мемориаллар турында"гы законга каршы килми, дип хәбәр итә "Интерфакс".
Эчке эшләр министрлыгы җавабы белән бизнесмен һәм КПРФның урындагы бүлекчәсе лидеры Алексей Зоров таныштырды. Участок хуҗасы да Алексей Зоров.
Өч метрлы монументны, "коррупциягә каршы көрәш символы" дип атап, тантаналы рәвештә 24 июньдә ачалар. Моннан тыш, тиешле фирма белән "һәйкәл дә, мемориаль комплекс та, мемориаль такта да булмаган декоратив бакча фигурасын билгеләү турында” килешү төзелгән. Һәйкәл муниципаль территориядә түгел, ә хосусый җир участогында урнашкан.

Фото: Интерфакс.
Читайте нас