Синоптиклар ниләр вәгъдә итә?
Бу көннәрдә һава торышына атмосфера фронтлары көчле йогынты ясаячак - температура 30 градуска кадәр күтәрелә, мәсәлән, якшәмбе көнне Уфада яшенле яңгырлар явачак.
Дүшәмбедә дә яңгыр көтелә, ә һава 27-29 градуска кадәр җылыначак.
Сишәмбе һәм чәршәмбе тагын да эссерәк була, диләр - температура 31-32 градуска кадәр җитәчәк. Явым-төшем көтелми - күк йөзе аязучан болытлы.
Шундый ук һава пәнҗешәмбе һәм җомга көнне дә фаразлана.
Башкортстанның күпчелек районнарында һәм Уфада һава 30 градуска кадәр җылыначак. Югары басым аркасында сак булырга кирәк.
Киләсе ялларда бераз җиләс булачак - көндез 25 градуска якын җылылык һәм болытлы һава вәгъдә итәләр.
Фото:ТАСС.