+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 июль 2020, 09:50

Симерәбез бит!

Республиканың кайсы районнарында симерүчеләр саны арта дисезме?

Республиканың кайсы районнарында симерүчеләр саны арта дисезме?

Башкортстанда симерүдән җәфа чигүчеләр саны арта. Кайбер муниципалитетларда мондый пациентлар биш ел эчендә ике тапкыр диярлек арткан.

Республика халкының санитар иминлеге турындагы докладтан күренгәнчә, 2018 елда һәр 100 мең кешегә уртача 159,8 симерү очрагы туры килгән, бу, 2014 ел белән чагыштырганда 1,9 тапкыр күбрәк.

Әлшәй, Салават, Ярмәкәй, Архангель, Балтач, Кушнаренко, Федоровка, Нуриман һәм Тәтешле районнарында, шулай ук Октябрьский шәһәрендәге хәлләрне шартлы рәвештә коточкыч дип атыйлар. Биредә симерү диагнозын, тоташ республика белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр ешрак куялар.

Үсмерләр арасында бу авыру тагын да күбрәк таралган. 15-17 яшьлек һәр 100 мең кешегә артык авырлыктагы 740,9 бала туры килә, ә Борай районында алар тагын да күбрәк – 10 446 үсмер. Республика буенча уртача күрсәткеч 14,1 тапкыр арткан.

Шулай ук Стәрлебаш районында да катлаулы хәл күзәтелә, анда артык авырлыктагы балалар төбәк буенча уртача 6,3 тапкыр күбрәк, Бакалы районында – 5,7 тапкыр, Бөре, Кырмыскалы районнарында һәм Сибайда – 2,4-3,3 тапкыр югарырак.

14 яшькә кадәр балалар арасында бу диагноз һәр 100 мең кешегә 314 очракта куела. Биш ел эчендә үсеш темпы 13,3 процент тәшкил итте.

Симезлек белән авыручылар санының хәвеф территорияләре булып Ярмәкәй (республика буенча уртача күрсәткечтән 9,3 тапкыр югарырак), Бөрҗән, Бакалы, Сибай (6,3-5,9 тапкыр), Авыргазы, Федоровка, Шаран, Үчалы, Стәрлебаш (3,0-3,7 тапкыр), Кушнаренко, Илеш, Нурман, Белорет районнары, Стәрлетамак (2,0-2,8 тапкыр), Межгорье һәм Тәтешле районы (1,6-1,8 тапкыр) танылды.

Фото:fotostrana.ru
Читайте нас