9 июльдә 21.25 сәгатьтә 112-системасы үзәгенә Стәрлебаш районының Стәрлебаш авылы янында мотодельтаплан килеп төшү турында хәбәр килгән.
Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә очу аппараты пассажиры – Стәрлебаш авылында яшәүче 32 яшьлек ир-егет һәлак булган.
Авылдашы, 50 яшьлек пилот, мотодельтапланның хуҗасы, авыр тән җәрәхәтләре белән район дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, очу аппараты һәм аның очышы билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән. Хәзерге вакытта Стәрлетамак районара Тикшерү бүлеге тарафыннан әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
- Мотодельтапланнар җиңел очу аппаратлары исемлегенә керә. Аларның хуҗалары да һавада очыш законнарын үтәргә бурычлы. Аэронавигацион һәм метеорологик мәгълүмат булмаса, санкцияләнмәгән очышларны гамәлгә ашыру фаҗигаләргә китерергә мөмкин, - дип кисәтә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.
Фото:
https://go.mail.ru