Республиканың Благовещен шәһәрендә 19 июль кичендә Седов урамында балигъ булмаганнар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте була.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган 17 яшьлек яшүсмер мотоциклда барган. Ул җәяүлеләр кичүе буенча юлны чыгып баручы 10 яшьлек баланы бәрдергән.
Балага медицина ярдәме күрсәтелгән. Шулай ук мотоциклның билгеләнгән тәртиптә теркәлмәве ачыкланган. ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерү алып бара.
Фото: bashinform.ru сайтыннан.