+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
21 июль 2020, 06:08

Мәскәүдә тәрәзә юганда һәлак булган

Якташыбыз 11нче каттан егылып төшкән.

Якташыбыз 11нче каттан егылып төшкән.

Мәскәүдә Башкортстанда туып-үскән кыз һәлак булган. «КП-Уфа»ның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, бу хәл 11нче июльдә көндез килеп чыккан.

29 яшьлек Айгөл М. 11нче каттагы фатиры тәрәзәләрен юа, әмма аягы таеп китеп аска оча. Яшь хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән тиз арада җан бирә. Узып баручылар ашыгыч ярдәм чакырткан, тик килгән медикларга Айгөлнең үлемен теркәргә генә калган.

- Хәзер яшь хатынның тәрәзәдән егылып төшү сәбәпләрен Тикшерү комитеты хезмәткәрләре ачыклый. Мәет моргка җибәрелгән, - дип өстәгән «Комсомолка» әңгәмәдәше.

Фото:https://go.mail.ru
Читайте нас