Бу һөнәр безнең халык өчен дә ят түгел.
Шушы язмамның башына шулай дип куйдым да, янә уйлап куйдым. Мостай аганың “Авыл адвокатлары” дигән әсәренең атамасын чәлдерергә һич тә теләмәгәнлегемне, охшашлыкның очраклы гына булын аңларлармы? Алай дисәң, адвокатлар, ягъни түләсәң, теләсә нинди эшне хәләл гамәл дип расларга әзер юристлар, хәзер – гаскәр. Ә син менә халкыбыз эченнән, үз арабыздан үсеп чыккан дипломатларны табып кара. Хәер, андый һөнәргә ия булган татар, башкорт милләтле ир-егетләр, ханымнар бардыр да инде, әмма аларның кайсы тарафларда канат кагуы, дипломатлык мохитенә ничек килеп керүе турында хәбәрләр бармы?
Чыннан да, урыс фәнендә, мемуаристикасында хәтсез генә урын биләсә дә, дипломатия өлкәсендә эшләү язмышы (бәлки, бәхете дип тә әйтергә буладыр) тигән милләттәшләребез, төрле буын ватандашларыбыз турында нәрсә һәм нинди күләмдә беләбез соң без? Дипломатлык, халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешендә хезмәт итү, гомумән, урыс, яһүд милләтле, бүтәннәр белән чагыштыргысыз сәләтләргә ия булган кешеләр өлешенә төшкән көмеш дип ризалашып яшәү дөресме соң? Шушы уйлар күпләребезне уйландырмый да шикелле. Ә болай ярамый бит.
“Дипломат” исмен күтәреп йөргән кадрларны кайсы уку йортларында әзерлиләр икән? Хәтергә иң тәүдә Мәскәү Дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) килә. Аннан кала кайбер таныш агай-эне укып кайткан Дипломатик академияне уйлыйсың. Монысына, партия, дәүләт хезмәтендә үзенең сәләтен күрсәткән яисә артыннан этәр кешесе булганнар китә торган иде. Ә МГИМО... Ул электән күп яшьләрнең хыялы, үрелеп тә буй җитмәслек өмете булды һәм һаман да шулай кала шикелле.
Сүз дә юк, ифрат мәртәбәле, элитар бу югары уку йортында укыганнар халкыбызның чыннан да элита дип йөртерлек ул һәм кызларын тәрбияләгән һәм шушы эшен әле дә дәвам итә. Шушы уңайдан олы дустым, тоташ дөньяга танылган геофизик, Европа геофизиклар җәмгыятенең даими әгъзасы Наил Юнысов абыйның кызы Айгөл хәтергә килә. Наил Кәбир улы белән Зифа Исмәгыйль кызының көттеребрәк туган баласы Башкорт дәүләт университетының роман-герман филологиясе факультетында, арытаба әлеге МГИМО, Гарвард университетында һәм, ниһаять, Франциядә финанс һәм менеджмент югары мәктәбендә белем эсти. Байтак телләр үзләштергән, чит ил компанияләрендә бизнес һәм финанс мөнәсәбәтләрен өйрәнгән татар кызы хәзер байтактан “Лукойл” нефть гигантының Женевадагы “Лукойл-Литаско” дип аталган департаментын җитәкли. Гадиләштереп әйткәндә, “Лукойл”ның төп финанс агымнары Айгөл Наил кызының кулы аша үтә.
Әмма сүз асылыннан читләшә башладык бугай. Чит илләр белән аралашуда татар, башкорт кавемнәре вәкилләренең дә катнаша килүе турында хәзер инде байтак мәгълүмат тупланган. Менә әле дә һәрберебез ишетә белгән дипломат Кәрим Хәкимов турында “Кәрим Хәкимов. Гомер елъязмасы” дип аталган документаль хезмәт дөнья күрде. Аның авторы – “Русия-Африка” хезмәттәшлек форум секретариаты җитәкчесенең урынбасары, Русиянең күптән түгел Илчесе булып эшләгән Олег Озеров. “Кәрим Габдрәүф улы Согуд Гарәбстаны белән генә түгел, Йәмән һәм, гомумән, Якын Көнчыгыш дәүләтләре белән элемтәләр булдыруга да зур йогынты ясаган, – дип яза автор. – Ул монда генераль консул, Джиддага король Хөсәен янына дипломатик агент рәвешендә килгән, ә соңыннан булачак король Абдел-Газиз белән мәгамәләләрен җайлаган һәм гамәлдә аңа ышаныч грамотасын (верительные грамоты) тапшырган беренче кеше булган. Шулай итеп, Кәрим Хәкимов Совет Русиясенең Согуд Гарәбстаны белән мөнәсәбәтләрендә өстенлекле урын биләвен раслаган. Шуны да өстик: Русия Федерациясе хәзерге вакытта нефтькә бай һәм гарәп дөньясында йогынтылы бу дәүләт белән элеккечә эшлекле мөнәсәбәтләрдә. Гомумән, Якын Көнчыгыш илләренең географик һәм геостратегик әһәмиятен Русия җитәкчелеге җитди бәһали. Америка Кушма Штатлары белән капма-каршылык чорында Фарсы култыгы дәүләтләрен үз ягында тоту – ифрат мөһим гамәл, һәм безнең, Кәрим Хәкимовның тууына (быел 15 ноябрьдә) 130 ел тулганда, бу хакта онытырга хакыбыз юк”.
Бәгъзе кешеләр, дипломатка аз гына мәдәнилек, итагатьлелек һәм чит ил телен белү дә җитә, дип уйлый. “Бу – хата, андый гына багаж белән хәзерге дипломатия хезмәтендә әллә кая бара алмыйсың”, – дип яза үзенең истәлекләрендә Совет дипломатиясенең аксакалы Андрей Андреевич Громыко дипломатик эшчәнлек – авыр, катлаулы, шуның белән шөгыльләнүчедән барлык белемен һәм сәләтләрен туплауны таләп итә торган хезмәт”.
Шулайдыр, чөнки минеке ише кара акыл белән уйлаганда да, кайсы илнең дипломаты булуга карап, шул дәүләтнең социаль-сәяси корылышы, икътисади хәле, хәрби мөмкинлекләре, ә иң мөһиме – шул илдәге гражданлык азатлыклары турында фикер йөртәләрдер. Дипломатик эшнең әһәмиятен һәм четереклелеген бәһаләп, дәүләтләр, традиция буенча һәм борын-борыннан, бу өлкәгә тиешле бурычларны башкаруга иң әзерлекле кешеләрне юнәлтер булган. Русиянең XIX гасыр тарихын хәтергә төшерсәк, кенәз, канцлер, бөек дипломат Александр Михайлович Горчаков турында уйларбыз. (Валентин Пикуль: “Битва железных канцлеров”. Урыс дипломатының Германия империясенең тәүге рейхсканилеры Отто фон Бисмарк белән чая дипломатик алышы турында роман).
Дипломатлар, һичкайчан да дәүләтләр һәм аларның хәкимнәренең иркә баласы булмаган. Октябрь инкыйлабыннан соң ул вакытта иң зур һәм абруйлы җитәкчеләрнең берсе Лев Троцкий: “Инкыйлабка дипломатия кирәк түгел”, – дигән фикердә булган. Дипломатлар чит дәүләтләрдә эшләгән хәлдә дә, алар фирка җитәкчеләренең һәм иминлек хезмәтенең һәрдаим шикләнүләреннән, хәтта урынлы-урынсыз гаепләүләреннән арына алмаган. Шуңа күрә аларның бик күпләренең язмышы фаҗигале. Кәрим Хәкимовның язмышы да шуңа дәлил.
Дипломатия хезмәте белән шөгыльләнүчеләр, нәрсә генә димә, күз алдында көн саен әбәк-чәбәк йөрми, аларның кайда туып-үсүе, нинди белемнәргә ия булуы, күпләр өчен һаман да ят булып калган өлкәгә ничек килеп эләгүе вазыйфа шөгыльләре табигый кызыксыну уята.
Әйдәгез, булмаса, Башкортстаннан, татар вә башкорт кавемнәре арасыннан чыгып, халыкара мөнәсәбәтләр даирәсенә юлыккан бәгъзе замандашларыбыз турында берничә сүз әйтик. Чакмагыш районында, яңа гасырның тәүге дистә елларында әтиле-уллы Хәйдәр белән Айдар Басыйровлар чын мәгънәсендә журналистик каһарманлык, эзләнүче булуын күрсәтте. Алар төзеп, Казанда нәшер ителгән “Чакмагыш туфрагында туганнар” дип аталган белешмә-китап, яки шәхесләр энциклопедиясе, гаҗәпләнерлек тә, сокланырлык та, хәтта көнләшерлек тә басма. Әйткәндәй, Хәйдәр дус белән Башкорт дәүләт университетында бер вакытта параллель төркемнәрдә укыдык. Коеп куйган буй-сын, күпереп торган чәч, ап-ак йөз. Үзе җитди дә, актив та. Чакмагышына кайткач, күп еллар район гәзите мөхәррире булып эшләде. Басыйровларның әле телгә алынган китабы – уникаль басма, һәм андыйларны миңа моңача күрергә туры килмәде.
Дусларымның рөхсәте белән, шул басмада күренекле урын алган дипломат – Чакмагыш егетләре турында берникадәр чишелебрәк әйтәсем килә.
Аклаев Равил Солтан улы – Аблай авылы егете. Уфа нефть институтын һәм утыз яшь дигәндә Бөтенсоюз тышкы сәүдә академиясен тәмамлый. Хезмәт юлын илебезнең Сүриядәге илчелегендә икътисад мәсьәләләре буенча киңәшче аппаратында башлый. Байтак еллар тәҗрибә туплап өлгергән белгечне арытаба Ирактагы илчелеккә икътисад белән шөгыльләнүче киңәшче урынбасары вазыйфасына күчерәләр. Аклаев, Тышкы сәүдә академиясендә төпле белем алган һәм дипломатик мохиттә бу мохитнең “әтнәкә”ләренә төшенгән белгеч буларак, Ирак, Кувейт, Иордания һәм якын Көнчыгыштагы башка бәгъзе дәүләтләр белән сәүдә, икътисадның башка исәпсез-сансыз проблемалары белән шөгыльләнә. Гарәп дөньясы, Якын Көнчыгышны Русиядә иң яхшы белгән кеше буларак, академик Евгений Примаков, гомумән, мөселманнар мохите үтә дә нечкә, үтә дә катлаулы, мөгамәләләр өчен гаять түземлелек таләп итүче дөнья дип атый. Һәм, чыннан да, шулайдыр, чөнки, Җир йөзендә нинди бола бар, аларның һәммәсе дип әйтерлеге Якын һәм Урта Көнчыгыштан, Азия кыйтгаларыннан башлангыч ала. Ә Равил Солтан улына әйләнеп кайтканда, ул, ялга чыгып, дипломатик эшен калдыргач, Мәскәүдәге шәхси предприятиеләрнең берсендә киңәшче булды. Хәер, инглиз, гарәп телләрен халык әйтмешли, су кебек эчкән, Якын Көнчыгыш дәүләтләрендә файдалы элемтәләрен саклаган кеше югалып калмас инде.
Аблайлылар турында сүз чыккач, шушы урында гына туктап калу мөмкин түгел. 1995 елның февралендә бер төркем журналистлар Нью-Йоркка, менеджмент буенча семинарга юлланган идек. Шунда хезмәттәшем, “Кызыл таң” гәзитенең ул чактагы баш мөхәррире Расих Ханнановта бер уй туды бит. “Слушай, Нью-Йоркта Фәнил Мансуровның малае яшәргә тиеш, әйдә шуны эзләп карыйк әле. Тәрҗемәче Ольга ярдәм итәр әле”, – ди бу. Расих Нургали улы – шагыйрь, хисле кеше, юк-барга дәртләнмидер әле дип, ризалаштым. Фәнил Мансуров – Башкортстанда да билгеле татар язучысы, малае Илгиз чыннан да шунда яши икән. Ольга дигәнебез – күренекле гаскәр башлыгы, армия генералы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Иван Данилович Черняховскийның оныгы. Америкада яшәсә дә, картәтисенең фамилиясен йөртә, аңа охшап, бик чибәр үзе. Бу факт безнең өчен мөһим, әлбәттә, ләкин Мансуровның малаеның килүе мөһимрәк. Без яшәгән “Миллфорд-плаза отеле – небоскреблар арасында посып кына утырган егерме алты катлы йорт.
Якташларыбыз безне таба алырмы икән? Шикләнүебез юкка булды, номерларыбызга ике ир килеп керде. Таныштык. Җыйнак кына гәүдәлесе – Илгиз, янәшәсендәге буйчан егет кулын “Ришат Халиков” дип бирде. Ришат дигәне үзен олпат тота, сүзгә саран, аның каравы, Илгиз урыс, инглиз, татар телләрен бутый-бутый тәтелди генә.
Тормыш юлының бер борылышы, шулай итеп, янә бер дипломат якташыбыз белән очраштырды. Ришат Халиков – республикабыздагы күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе Мәсгуть Хәбибрахман улы Халиковның улы. Бу агай белән соңгы елларда күрше йортларда яшәдек. Ул тумышы белән, әйткәнебезчә, Аблай авылыныкы. Заманында партиянең Уфа шәһәре комитеты секретаре, республиканың мәдәният министры булып эшләгән кеше. Ришат исә Уфаның 3нче урта мәктәбеннән соң Мәскәү Дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара хокук факультетында укыган, Дәһли университетында инглиз теле буенча стажировка үткән. МГИМОдан соң, әлбәттә, дипломатик хезмәт. Илебезнең Һиндстандагы Илчелегендә Ришат Мәсгуть улы олы дәүләтнең эчке сәясәте мәсьәләләрен өйрәнә. Биш ел үтүгә Халиковны Тышкы эшләр министрлыгының Үзәк аппаратына кайтарып алалар.
Янә биш ел үтүгә Ришат Халиковны Нью-Йоркка, СССРның Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы даими вәкиллегенә командировкага җибәрәләр. Анда якташыбыз икътисад, табигатьне саклау һәм гуманитар мәсьәләләр белән шөгыльләнә.
1993 елда Ришат Мәсгуть улын БМО Секретариатының гуманитар эшчәнлек буенча департаментына күчерәләр. Монда ул бәгъзе Евпропа һәм Азия дәүләтләре (Әфганстан, Корея Халык Демократик Республикасы, Таҗикстан – гади булмаган илләр) белән тыгыз бәйләнештә эшли. 1996 елда Халиков БМО Генеральный секретареның гуманитар мәсьәләләр буенча урынбасары аппаратына җитәкче итеп тәгаенләнә. Һәрхәлдә, Расих дус белән 1995 елда үзебез хәстәрләп кайтмасак, Ришатның карьерасы алай ук дәвам итмәс иде, дип шаяртып ала идек.
Ришат Халиковка кагылгач, шуны да өстәү кирәктер, чөнки ул безне кунакка да чакырган иде. Күңелгә җылы йөгерде, чөнки аның хәләле Римма – Дүртөйле районын күп еллар җитәкләгән Социалистик Хезмәт Герое Әхмәт Гата улы Әминевның кызы. Ул БМО Секретариатының тәрҗемәләр бүлегендә эшләде. Ә, үз чиратында, аларның Айгөл исемле кызы Нью-Йорк фонд биржасының халыкара департаментында җаваплы бурычлар башкарды.
Гәзит сәхифәләре чикле булу сәбәпле, сүзне кыскартырга туры килә. Якын араларда Руслан Зәйнетдинов, Хәйдәр Галиев, Ришат Халиков һәм башкалар турында сөйләшербез. Аларның һәрберсенең тормышы, хезмәт юлы яшь буын өчен – үрнәк алырлык, үзебез өчен горурланырлык. Әмма бүген мин якташым, яшьлек дустым Байкал Мәүлет улы Габитов турында бер кәлимә әйтми түзә алмам, ахры.
Без Башкорт дәүләт университетында бер мәлдә укый башлаган идек тә, әмма Әбҗәлил районы җитәкчеләре дәртле, эштә егәрле һәм яшь кадрларга мохтаҗлык булу сәбәпле, Байкалдан укуын читтән торып дәвам итүен үтенделәр һәм аны комсомол райкомының беренче секретаре итеп сайлап та куйдылар. Ул арада мин фәкыйрегез дә укуны тәмамладым һәм бюро составына кертелдем. Бергәләп гү килеп эшлибез, әмма Габитовны комсомол өлкә комитеты секретаре итеп күтәреп җибәрделәр. Тиздән мин дә Уфага юлландым. Байкал исә партиянең Уфа шәһәр комитеты секретаре булып китте. Ә арытаба дустым Дипломатия академиясенә кабул ителде. Кыскасы, Байкал Мәүлет улын, ниһаять, Венгрия Социалистик Республикасының башкаласы Будапештта Илчелектә өлкән дипломатик киңәшче сыйфатында очраттым. Бер юлы шушы илдәге совет учреждениеләрендә эшләп йөрүче коммунистларның парткомын да җитәкли. Хатыны Лариса белән Таһир исемле баһадирны үстерәләр. Өйрәнү өчен хәтәр авыр саналучы мадъяр телен үзләштергән, шушы тел белән башкорт теле арасында фонетик, морфологик, семантик уртаклыкларны та тойган һәм ул охшашлыкларның күңеленә якын булуын яшермәде. Гомумән, якташым, өметле дипломат белән Европаның иң гүзәл шәһәрләренең берсендә онытылмаслык берничә көн үткәрдек. Зәңгәр Дунай, Геллерт тавында безнең яугирләр хөрмәтенә күтәрелгән мәһабәт һәйкәл, якында гына Балатанкүле... Наҗар Нәҗми агай: ”Булмады башкорт кайларда...”, – дип язган кебек, безнең авыллардан үсеп чыккан дипломатларның эзләре дә дөньяның байтак илләрендә балкып ятадыр ул.
Марсель Котлыгалләмов.