+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 август 2020, 16:05

"Заворотнюк сөйләшә дә алмый..."

Артистка Анастасия Заворотнюкның хәле тагын начарайган.

Артистка Анастасия Заворотнюкның хәле тагын начарайган.

Яман шеш белән көрәшүче "Моя прекрасная няня" сериалы йолдызы Анастасия Заворотнюкның хәле начарайган, көчле аручанлык барлыкка килгән. Бу хакта "Комсомольская правда" гәзите яза.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары агымдагы елның язында хәбәр иткәнчә, актрисаның хәле яхшыруы билгеле булган иде, ул дәваханәдән чыгарылган. Заворотнюк ябыккан, чәчләре үскән, һәм ул тагын да елмая башлаган, дип язганнар иде.

Әмма әлеге вакытта артисканың танышлары аның хәле начарлануы, аручанлык барлыкка килүе турында сөйләгән.

- Тормыш өчен көрәш дәвам итә. Аның сүзләренең мәгънәсе бик бәйләнмәгән, ул сөйләшә дә алмый, - дип сөйләгән аның танышлары "Комсомольская правда" гәзитенә интервью биргәндә.

Фото: РИА Новости сайтыннан.
Читайте нас: