+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 август 2020, 10:55

"Дәүләт горурлыгы" конкурсында катнаш!

Русия халыклары ассамблеясе этномәдәни үсешкә һәм Русия халыклары бердәмлеген ныгытуга шәхси өлеш керткән өчен беренче тапкыр премиягә гаризалар кабул итү турында игълан итте.

Русия халыклары ассамблеясе этномәдәни үсешкә һәм Русия халыклары бердәмлеген ныгытуга шәхси өлеш керткән өчен беренче тапкыр премиягә гаризалар кабул итү турында игълан итте.

Конкурста Башкортстанның дәүләт милли сәясәте өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый берләшмәләре һәм коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре катнаша ала.

Шулай ук, туган тел укытучылары, тел активистлары, туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге проектлар авторлары, журналистлар һәм блогерлар, халык иҗаты осталары һәм этнобизнесны оештыручылар, иҗади коллективлар һәм иҗат берләшмәләре җитәкчеләре һәм катнашучылары да катнаша ала.

Быел сынау конкурсы уздырыла, анда җиде номинациядә заявкалар каралачак. Болар:

милләтара (этникара) тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга өлеш керткән өчен;
туган телләрне саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән өчен;
дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати тәэмин итүгә өлеш керткән өчен;
милләтара (этникара) мөнәсәбәтләр өлкәсендә милли-мәдәни берләшмәләрнең иң яхшы проекты өчен;
Дуслык йортлары, Милләтләр йортлары, Халык иҗаты үзәкләренең иң яхшы тәҗрибәләре өчен;
Русия халыклары мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән өчен (халык иҗаты, милли спорт төрләре, халык кәсепләре, этник мода һәм этник туризм);
милли-мәдәни берләшмәләрдә нәтиҗәле лидерлык өчен.

Номинантлар өчен июль-августта конкурс шартларын һәм сайлап алу критерийларын аңлату буенча мәгълүмати вебинарлар уза.

15 сентябрьгә кадәр шәхси берәмлекләр һәм оешмалар материалларны Оештыру комитетына тапшырырга тиеш. 30 сентябрьгә кадәр конкурс комиссиясе һәр номинациядә өчәр лауреат сайлаячак.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узачак һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланачак дип планлаштырыла. Җиңүчеләр дипломнар, статуэткалар һәм лауреат билгеләре алачак.

Проект Русия халыкларының бай мирасының этномәдәни үсеше лидерларының һәм активистларының статусын, мотивациясен һәм һөнәри компетенцияләрен арттыруга юнәлтелгән.
Читайте нас