Өченче кампания “Эчкечелеккә — сугыш!” шигаре астында 1972 елда җәелдерелгән. Каты спиртлы эчемлекләр җитештерү кыскартылган, телевидениедә алкогольгә каршы цензура барлыкка килгән. Шул ук вакытта властьлар алкогольгә бәйлелекне мәҗбүри дәвалауны керткән. Тик бу да айныткыч нәтиҗә бирмәгән. Алты елдан соң РСФСР Министрлар Советы эчкечелеккә каршы көрәш буенча яңа чаралар пакетын кабул итәргә мәҗбүр булган.
1978 елның 7 июнендә кабул ителгән карар күп кенә өлкәләрне үз эченә ала, производствода эчкечелеккә каршы көрәштән алып, мәктәпләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга кадәр.
Әйтик, документ җитәкчеләргә эш коллективларында алкогольгә түземсез булырга һәм каты эчемлек яратучыларны кызганмаска куша. “Градус астында” хезмәт дисциплинасын бозучыларны премияләрдән һәм шифаханәләргә юлламалардан мәхрүм итәргә, шулай ук аларның торакка чиратларын чигерергә тиеш булганнар. Төзелешләрдә һәм сәнәгать предприятиеләрендә эчкелеккә бәйле эшчеләрне дәвалау өчен кабинетлар ачыла башлаган. Шунда ук предприятиеләргә һәм колхозларга спиртлы эчемлекләрнең зыяны турында лекцияләр белән мәдәният хезмәткәрләре җибәрелгән.
Карар нигезендә, аракы һәм ликер-аракы эчемлекләрен сату аерым махсуслаштырылган бүлекләргә һәм кибетләргә күчерелгән.
Алкогольгә каршы пропаганданың нәтиҗәлелеген арттыру өчен Министрлар Советы Сәламәтлек саклау министрлыгына бу проблема буенча фәнни тикшеренүләрне киңәйтергә һәм зур галимнәрне эшкә җәлеп итәргә кушкан. Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә эчкечелекне барлыкка китерә торган сәбәпләр һәм шартлар тикшерелгән, шулай ук аларны бетерү ысуллары эшләнгән. Хроник алкоголизм белән авыручыларны дәвалау өчен кирәкле дарулар җитештерүне арттыру турында карар кабул ителгән.
Урындагы властьларга шәһәрләрдә наркология диспансерлары челтәрен җәелдерергә һәм айныткычларны киңәйтү өчен биналар бирергә йөкләтелә. Ә милиция хезмәткәрләре һәм айныткычларда эшләүче фургон шоферлары өчен өстәмә түләүләр карала. Шулай ук җәмәгать урыннарында эчкечелек өчен җыелган штрафларның 50 процентын айныткычларга медицина җиһазлары һәм инвентарь сатып алу өчен җибәрү турында карар кабул ителә.
Кызганычка каршы, СССР заманындагы бик күп яхшы башлангычлар бетерелде. Шул ук айныткычлар, лекция укулар, дәвалау кабинетлары — берсе дә юк. Ә эчкечеләр саны артуын дәвам итә.