Бишкурай авылында быел ял паркы нигездән яңарыш кичергән.
Көз көне республикада быел игълан ителгән “Торак пунктлар эстетикасы елы”на беренче нәтиҗәләр ясалачак.
“Кунакчыл визит”лар дип аталган һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләреннән торган комиссияләр мәгълүмат билгеләре, юллар, тротуарлар, газоннар, чәчәк түтәлләре, тукталышлар, урам рекламасы торышын тикшерәчәк. Аннары муниципаль хакимиятләр дә, нәтиҗәләрне бәяләп, эшкә төзәтмәләр кертәчәк.
“Кунакчыл визит”ларга республиканың һәр почмагында әзерлек бара. Илеш районының Бишкурай авыл Советы биләмәсендә дә игълан ителгән “Эстетика елы”на багышлап бихисап эшләр башкарыла.
— Авыл Советына караучы авылларда елның-елында территорияне төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Быел да бу эшләр башкарылды. Бишкурай, Бәләкәй Бишкурай, Төйлегән, Иләкшиде, Ташчишмә авылларындагы чишмә, аларның яннары чистартылды, буясы җирләр буялды. Коймалар яңа, заманча профнастилга алыштырылды. Шулай ук Бишкурай авылындагы стадионның коймасы яңартылды.
Авыл Советы биләмәсенең үзәге Бишкурай авылында ял паркы яңартылды. “Җиңү аллеясы”нда урнашкан һәйкәл яңага алыштырылып, клуб янына күчерелгән иде. Без монда үскән, картайган агачларны кискәч, бу җир бушап калды. Хәзер шушы 1200 квадрат метр җирдә чәчәкләр утыртылды, үзенчәлекле һәм зәвык белән эшләнгән фигуралар урнаштырылды. Озакламый яктырту баганалары да куелачак. Бу эшне без “Бердәм Русия” партиясе бүлгән акча исәбенә һәм Муса Гәрәев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы-колхозы ярдәме белән башкардык, — ди авыл Советы биләмәсе башлыгы Илвир Хәмидуллин.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы.